“Бөтенроссия урман утырту көне”
5 октябрьдә Татарстан Республикасында "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясе игълан ителде. Бу акциядан без дә читтә калмадык. Авыл халкы белән утырткан агачлар киләчәктә матур паркка әверелер дип өметләнәбез. Агач утырту - бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки һәр утыртылган агач табигатькә, кешеләргә файда гына биреп калмый, кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек һәм әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәгә сакчыл караш та уята. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешеңне күрү - үзе бер бәхет.