“Өлкәннәр, сез тормыш бизәге”
1 октябрьдә Ислейтар авыл клубы белән берлектә без авылыбызның өлкәннәрен өйләрендә бәйрәм белән котлап уздык, пакет белән күчтәнәчләр тапшырып үттек. Ветераннарның бик нык күңелләре булды. Өлкән кешегә күп кирәкми - әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә. Өлкәннәр сәламәтлектә, исәнлектә, безнең тарафтан файда күреп, киләчәктә матур итеп яшәсеннәр дип теләп калабыз.