Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Әнием кадерлем

29 ноябрь көнне Кече Рәсе авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә Әниләр көненә багышланган музыкаль чара уздырылды. Бу бәйрәмдә — җир йөзендәге иң мөһим кешеләргә-әниләребезгә, аларның кайгыртучанлыгы, җылылыгы, фидакарьлек күрсәтүләре өчен тирән рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән сәбәп. Чара барышында җылы котлау сүзләре, лирик композицияләр, шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Бәйрәм кәефен өстәмә рәвештә китап күргәзмәсе тулыландырды.