Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Онытма син!»

7 нче май көнне Мүлмә авылы җирлегендә 9 нчы май көненә карата митинг узды. Бу көнне сугышта һаләк булган авылдашларны искә алдылар. Исән калган тыл һәм хезмәт ветераннарын олыладылар.Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.Шулай ук китапханәдә  укучылар  күргәзмәдәге Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбият белән якынрак таныша алдылар.