Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Әлдермештән Әлмәндәр”.

 

        “Әлдермештән Әлмәндәр”.   27 октябрь көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимировның тууына  90 ел уңаеннан, аның гомер юлы һәм театрдагы эшчәнлеге турында, әңгәмә оештырдык. Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 нче елның 28 октябрендә Казанда дөньяга килә, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. Җидееллык мәктәпне бетергәч, колхозда эшләп ала. 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанга килеп театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда тәмамлый, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта. Шәүкәт Биктимиров йөздән артык төрле характердагы рольләрне зур осталык белән уйнап башкара, ләкин аны тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, актерны шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның югары дәрәҗәдә талантлы итеп геройны тулаем ача белүгә бәйледер. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе шундый иде.