“Ел китабы - 2017”.
16 октябрь көнне авылыбыз кысаларында “Ел китабы - 2017” наминациясендә җиңүче булып танылган китабны билгеләп үттек. Җиңүче булып Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» китабы танылды. Галимҗан Ибраһимов - бөек шагыйрьләр, олуг әдипләр, мәшһүр драматурглар белән бергә ХХ гасырның беренче чирегенә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы. Ул безнең күз алдыбызга зур әдип булып килеп баса. Ул атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, ялкынлы публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе була. “Казакъ кызы” дигән китапбында язучынын 2 хикәясе, 1 романы бастырылган. Китапның исеме шушы җыентыкка кергән романнан алынган. “Казакъ кызы” китабына багышланган китаплар күргәзмәсе ясадык. Монда әлеге роман үзе, язучы турында басмалар, шулай ук авторның башка әсәрләре урын алды. “Казакъ кызы” романын һәрберебез дә бик яратып укыдык.