“Сугыш урлаган балачак”.
“Сугыш урлаган балачак”. 5 октябрь көнне, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Мүлмә авылында гомер итүче Сания апа Хазиахметова белән очрашуга бардык. Ул – хезмәт һәм тыл ветераны. Сугыш чоры баласы буларак, үзенең хезмәтләре өчен тыл ветераны, “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Очрашуда ул үзенең хезмәт юлы, тормышы турында сөйләде, сугыш елларына туры килгән балачагын, ул елларның авырлыгын искә төшерде.