«Өлкәннәрне тиңлибез без, иң яраткан гөлләргә»
1 октябрь көнне, мәктәп укучылары катнашында, Өлкәннәр көненә «Өлкәннәрне тиңлибез без, иң яраткан гөлләргә» исеме белән бәйрәм оештырылды. Шушындый якты бәйрәмгә укучылар әбиләрен, дәү әниләрен чакырдылар. Алар бик рәхәтләнеп котлауларны тыңладылар, бәйрәм концерты карадылар. Бәйрәм күңелле аралашу-сөйләшүләр белән чәй табыны янында төгәлләнде.