Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Кочагына бөтен дөнья сыйган”.

       15 сентябрь көнне   китапханәбездә Совет чоры татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле һәм 1941-1945 еллардагы Ватан сугышы каһарманы Абдулла  Алишның  тууына 110 ел уңаеннан "Кочагына бөтен дөнья сыйган" исемле китаплар  күргәзмәсе оештырылды. Кургәзмәдә язучының иҗаты, тормыш юлы турындагы китаплар урын алды. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Балалар белән Абдулла Алишка  багышланган презентация карадык, ахырдан, аның китапларын укыдык. Балалар үзләредә язучының әкиятләрен сөйләделәр.