“Укучының мәдәни көндәлеге”.
14 нче сентябрь көнне мәктәптә, иртән, тәрбия дәресендә 1-4 сыйныфларда белем алучы укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырдык. Бу проект 2014 нче елда башлангыч алган иде. Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект, балаларда зур кызыксыну уятты. Укучыларны, мәдәни көндәлекләре белән, китапханәгә һәм мәдәният йортына экскурсиягә чакырдык.