Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк”.

     5 сентябрь көнне "Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк"  темасына,  яшьләр белән әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында, килешенмәгән публичный һәм башка төрле закон бозулар төшенчәләре аңлатылды,  милләт һәм дин ара татулыкны ныгыту турында сүз алып барылды.  Яшьләр арасында төрле формаль булмаган оешмалар турында, алдагы елларда булган фаҗигале вакыйгалар, аларның чишелешләре турында сөйләп үтелде.