“Сөенсеннәр әле сабыйлар “.
1 август көнне китапханәбездә балалар язучысы, шагыйрь Роберт Миннуллинның 70 яшьлегенә багышланган «Сөенсеннәр әле сабыйлар" исемле китаплар күргәзмәсе ясадык. Кургәзмәдә шагыйрнең иҗаты, тормыш юлы турындагы китаплар, әсәрләре урын алды. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Балалар белән Роберт Миннуллинга багышланган презентация карадык.