“Иксез – чиксез галәм”.
12 апрельдә бөтен Җир шарыбыз космонавтика көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан китапханәдә " Иксез-чиксез галәм" исемле китап күргәзмәсе ясалды. Балалар белән шушы темага әңгәмә үткәрдек. Космонавтика турында видеоролик караганнан соң, балаларга кыскача илебезнең космонавтика өлкәсендәге казанышлары, атаклы космонавтларыбыз турында сөйләдек. Көн дәвамында күргәзмә белән төрле яшьтәге авыл халкы танышты.