"Котёнок” Л.Н.Толстой”.
10 апрель көнне китапханәдә, Л.Н.Толстой елы кысаларында, башлангыч класс укучылары белән очрашу оештырдык. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләдек, китаплары белән таныштырдык һәм обзор ясадык. Укучылар белән әңгәмә рәвешендә аларның яраткан китаплары турында сөйләштек. Ахырдан «Котёнок» мультипликацион фильмын бик кызыксыну белән карадылар.