Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Сәламәт бул!”.

         Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә яшәү өчен сәламәтлек кирәк. «Сәламәтлек – иң зур байлык» диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә,җәмгыять тормышында актив катнаша , хезмәттән, яшәүдән ямь таба. Без дә 7 апрель көнне, мәдәният йортында,  «Сәламәт бул!» бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, балалар белән   сәламәтлекне ныгытуга хәрәкәтле уеннар үткәрдек.