“Театр –яктылыкка, нурга илтә”.
27 март көнне “Чулпан” балалар бакчасына килдек. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балаларга Абдулла Алишның “Куян кызы” әсәре буенча театрләштерелгән әкият күрсәттек. Балалар әкиятне бик теләп карадылар. Алар белән әкият буенча фикер алыштык. Ахырдан балаларга алып килгән күчтәнәчләребезне бирдек.