“Әлифба бәйрәме”.
16 февраль көнне Мүлмә гомүми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән зур бәйрәм - Әлифба бәйрәмендә катнаштык. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар. Алар уку дәверендә алган белемнәрен, һөнәрләрен күрсәттеләр. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, биеделәр. Уеннарда актив катнаштылар. Без дә аларны бәйрәмнәре белән тәбрик иттек, алып килгән бүләкләребезне бирдек.