“Яшел дулкын”.
16 февраль көнне "Чулпан" балалар бакчасына, балаларның юл йөрү кагыйдаләре турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан оештырылган “Яшел дулкын ” дигән кичәдә катнаштык. Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен хәлләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен, балалар белән юл йөрү кагыйдаләре буенча әңгәмә үткәрелде. Балалар, светофор яндырып тәкъдим ителгән, төрле уеннарда актив катнаштылар. Сорауларга җаваплар бирделәр.