Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Моңлы бер җыр”.

    15 февраль көнне Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, укучылар арасында, шигырь конкурсы үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗаттагы батырлыгы, әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре искә алынды. Мәктәп укучылары шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр.