“Мин тормышка гашыйк”.
9 февраль көнне, Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел уңаеннан, китапханәдә "Мин тормышка гашыйк" исеме белән күргәзмә оештырылды. Күргәз-мәдә язучының әсәрләре, аның иҗаты, тормыш юлы турындагы китаплар, журналлар урын алды. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Көн дәвамында күргәзмә белән төрле яшьтәге авыл халкы танышты.