Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“200 көн һәм 200 төн барган сугыш...”.

  2 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән  Сталинград сугышында җиңүгә  75 ел уңаеннан “200 көн һәм 200 төн барган сугыш...” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә бу сугышта җиңүнең хәлиткеч булуы, җиңүгә ирешү өчен каты дисциплина урнаштыру чаралары турында сүз алып барылды, анда катнашучы  хәрби җитәкчеләр аталды. Сталинград сугышында тарихка кереп калган “Павлов йорты” күрсәтелде. Герой кала исеме бирелү, “Сталинград оборонасы өчен” медале булдыру һ.б. турында укучылар мәгълүмат алды. Герой – шәһәр турында видео күрсәтелде.