Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Аяусыз язмыш сынавы”.

        27 гыйнвар көнне яшьләрне авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан “Аяусыз язмыш сынавы” исеме белән батырлык сәгате үткәрдек. Чарада катнашкан яшьләр тарих битләренә күз салып, дәһшәтле сугыш еллары, 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы мәхшәрен сурәтләгән язмалар белән таныштылар,   Ленинград шәһәренең блокададан чыккан көне уңаеннан фильм карадылар.