“Талантлар янәшәдә”.
26 гыйнвар көнне, “Талантлар янәшәдә” исемле, “Мүлмә җыры”ның авторы, авылдашыбыз Зөһрә Хакимуллина-Хафизова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Программада авылыбызның үзешчән шигырь язучылары, чакырылган кунаклар катнашты. Үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт программасы куелды. Бәйрәмнән җыелган акча, ярдәм йөзеннән, Дөбъяз егете Ильнар Халиуллин счетына күчерелде.