Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Балачакның моңлы шагыйрәсе”.

     26 гыйнвар көнне “Балачакның моңлы шагыйрәсе” исемле кургәзмә уткәрелде. Бу кургәзмә  балалар шагыйрәсе Ә.Бикчәнтәеваның тууына 105 ел уңаеннан үткәрелде.  Анда шагыйрьнең  төрле елда басылган китаплары, аның турында мәкаләләр урын алды.  Кургәзмә белән төрле  яшьтәге авыл халкы танышты.  Ә инде кечкенә сыйныф укучылары белән тугәрәк өстәл артында бик мавыктыргыч әңгәмә оештырдык. Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләдем, күргәзмә белән таныштырдым һәм аңа обзор ясадым.  Ә.Бикчәнтәеваның  шигырьләрен кычкырып  укыдык.  Балалар да бик сәңгатьле  итеп аның шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр.