Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Хайваннар дөньясында!»

   4 октябрь көнне Халыкара хайваннар көне уңаеннан кечкенә класс укучылары белән, "Хайваннар дөньясында"  исеме астында әңгәмә үткәрдек. Балаларны, китап-журналлар аша, күп төрле искитмәле хайваннар дөньясы белән таныштырдык. Хайваннарның исемнәрен искә төшереп үттек. Кыргый хайваннар белән йорт хайваннарының аермасын өйрәндек. Хайваннарга ихтирамлы булырга, табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны сакларга кирәклегенә басым ясадык. Балалар белән халыкара хайваннар көне уңаеннан фильм карадык. Хайваннар - безнең дусларыбыз һәм без аларны саклап яшәргә тиеш дигән нәтиҗә ясадык..