«Рәхмәт Сезгә, рәхмәт өлкәннәр!».
4 октябрь көнне мәктәптә Мүлмә авыл җирлеге Советына караган авыллардагы өлкәннәр өчен чәй табыны әзерләнде. Мүлмә авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарафиев өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга тыныч, имин көннәр, сәламәтлек теләде. Өлкәннәргә мәдәният йорты, мәктәп коллективы һәм укучылар белән берлектә «Рәхмәт Сезгә, рәхмәт өлкәннәр!» концерт программасы күрсәтелде. Чакырылучылар мондый матур кичәдән бик канәгать калдылар.