«Гомеремнең алтын көзләре».
3 октябрь көнне китапханәбездә “Гомеремнең алтын көзләре” исеме астында мәдәният өлкәсендә хезмәт керткән өлкәннәр белән, чәй табыны артында, очрашу үткәрдек. Очрашуда авылыбызның йөзек кашы булган “Чишмә” фолклор ансамбле әгъзаләре да бар иде. Кичәдә шигырьләр укылды, җырлар җырланды, күңелле истәлекләр яңартылды. Видеоязмалар карадык.