“Мәрхәмәтлелек аллеясы”.
30 сентябрь көнне, мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында, “Мәрхәмәтлелек аллеясы” исеме астында балалар һәм өлкәннәр белән мәдәният йорты бакчасында агачлар утырттык. . Шулай ук, бу көнне мәдәният йорты алдында урнашкан Бөек ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларга куелган һәйкәл янын һәм мәдәният йорты территориясен җыештырдык, чуп үләннәрен утадык.