“Мин спортны яратам”.
28 сентябрь көнне мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында “Мин спортны яратам” исеме астында, балаларның сәламәтлеген ныгыту максатында, мәктәптә һәм балалар бакчасында “Сәламәтлек дәресе”ндэ катнаштык, спортлы уеннар уйнадык. Спорт шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч - сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның һәрьяктан үсешенә булышлык итү.