“Исән чакта кадерләрен белик”.
27 сентябрь көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында: “Исән чакта кадерләрен белик” исеме астында өлкән яшьтәге ялгыз апалар, хезмәт ветераннары белән очрашуга бардык, аларның хәлләрен сорашып, алып килгән күчтәнәчләребезне бирдек. Үткән тормыш юллары, авыл җирлегенең, авыл халкының тарихы турында сөйләшеп утырдык. Китапханәгә кайткан яңа китаплар, журналлар белән таныштырдык.