“Экология нәрсә ул?”
20 сентябрь көнне кечкенә класс укучылары белән «Экология нәрсә ул?» диеп исемләнгән темага әңгәмә үткәрдек. Экологиянең киң мәгънәле төшенчә икэнен, бөтен әйберне, шул исәптән табигатьне дэ үз эченә алуын аңлаттык. Табигать - безнең уртак йортыбыз. Экология шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешен өйрәнә торган фән. Шулай ук балаларга илебездәге экологик хәл, экология проблемалары, экологик катастрофаларны ничек булдырмау турында сөйләдек. Экология темасына презентация һәм мультфильм карадык.