Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Тылсымлы шагыйрь”

  

    19 сентябрь көнне   китапханәбездә Совет чоры татар шигъриятенең күренекле вәкиле Нури Арслановның  туган көненә багышлап “Тылсымлы шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Кургәзмәдә язучының иҗаты, тормыш юлы турындагы китаплар урын алды. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Балалар белән Нури Арслановка багышланган презентация карадык, ахырдан , аның китапларын укып,  балалар әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр.