Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Укучының мәдәни көндәлеге”

   15 нче сентябрь көнне мәктәптә 1-4 сыйныфларда белем алучы укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырдык. Бу проект 2014 нче елда башлангыч алган иде. Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект, балаларда зур кызыксыну уятты. Укучылар "Мәдәни көндәлек" белән авыл китапханәсенә һәм мәдәният йортына экскурсиягә килделәр. 15 сентябрь көнне Татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның  тууына 130 ел уңаеннан китаплар, журналлар күргәзмәсе оештырылган иде. Балаларны аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдык, сорауларына җавап бирдек. Ахырдан "Мәдәни көндәлек"ләренә тамга салдык.