«Экстремизм хәрәкәтенә каршы тору буенча профилактик эшләр» .
14 сентябрь көнне "«Экстремизм хәрәкәтенә каршы тору буенча профилактик эшләр» темасына, Мүлмә урта гомүми белем бирү мәктәбендә, өлкәннәр белән әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында "экстремизм”, "терроризм”, төшенчәләре аңлатылды, милләт һәм дин ара татулыкны ныгыту, җәмгыятьтәге террорчылык, экстремизм профилактикасы турында сүз алып барылды. Яшьләр арасында төрле формаль булмаган оешмалар турында, алдагы елларда булган терактлар, фаҗигале вакыйгалар, аларның чишелешләре турында сөйләп үтелде. Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, бөтенлеген, тынычлыгын саклау, экстремизмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен мондый әңгәмәләрнең әһәмияте зур.