Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Экстремизм – җәмгыятькә куркыныч яный».

  5 сентябрь көнне  кечкенә класс укучылары белән «Экстремизм – җәмгыятькә куркыныч яный» дип исемләнгән презентация карадык. Балалар бик дулкынлану белән презентацияне караганнан соң, төрле сораулар бирделәр. Аларның сорауларына җаваплар бирдек, тагын бер тапкыр экстремизмның җәмгыять һәм кешелек өчен куркыныч булуын әйтеп үттек, бик сак Һәм игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясадык. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре, расалары, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар.      Террорчылар тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән башкалардан аерылып торалар. Алар теләктәш итеп үз-үзләренә ышанычлары, ихтыяр көчләре булмаган кешеләрне сайлыйлар. Шуңа күрә, балаларга, яшьләргә, аеруча сизгер дә, белемле дә, игътибарлы да, физик яктан көчле дә булырга кирәк. “Бездә экстремизмга урын юк. Без, төрле милләт балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык – иң зур байлык”  - дигән нәтиҗә ясадык.