Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Киләчәк – экстремизмсыз, Экстремизм – киләчәксез» .

  4 сентябрь көнне  «Киләчәк – экстремизмсыз, Экстремизм - киләчәксез» дигән информацион  чара булды.  Шушы ук тема астында кургәзмә ясалды. Күргәзмәдә экстремизм турында тарихи, статистик һәм аналитик  информация тупланды. Нәрсә соң ул экстремизм, аның максатлары нинди, кеше корбаннары кемгә кирәк дигән сорауларга җавап эзләдек.        Ахырдан экстремизмга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен сөйләдек, кайсы очракта үзеңне ничек тоту турында да сүз алып барылды.