Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Исәнме, мәктәп!"

   1 сентябрь көнне Мүлмә мәктәбендә белем бәйрәме булып үтте. Ә инде беренче класс укучылары өчен ул- беренче кынгырау бәйрәме дә. 2017 елны Мүлмә мәктәбе үзенең кочагына тагын 7 кечкенә укучыны - 5 кыз һәм 2 малайны сыендырды. Без дә бу бәйрәм белән котлау нияте белән мәктәпкә килдек. Укучыларга тырышып, әйбәт билгеләргә генә укырга, ә инде укытучыларга, үзләренең авыр хезмәтләрендә сабырлык, тынычлык теләдек. Балаларга китапханәгә еш йөрергә кирәклеге турында суз алып барылды.