Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Озын гомерлеләр".

   20 август көнне Красна авылында яшәүче Разия Шәйхи кызы Нургалиеваны иртә таңнан якыннары 90 яшьлек юбилее белән котлый башладылар. 90 яшь! Юбиляр үзенең 10 нчы дистәсенә таба барганына үзе дә ышанмый. Ни арада гомер үткән дә, ни арада 90 тулган? Без дә юбилярны котларга килдек. Юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән котлау сүзләрен һәм бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Сабирзянов җиткерде. Юбилярны котларга шулай ук, районның "Өмет" үзәге җитәкчесе Рафис Газизов, Мүлмә авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарафиев килгән иде.