“Китаплар иленә сәяхәт”.
18 август көнне “Чулпан” балалар бакчасына йөрүче балалар китапханәгә экскурсиягә килделәр. Аларны балалар өчен булган матур китаплар, яңа килгән балалар журналлары белән таныштырдым, татар телендә әкиятләр укыдым. Ахырдан балалар үзләре яраткан әкият геройларының рәсемнәрен ясадылар.