"Хиросима көне".
"Хиросима көне" исеме астында 8 август көнне балалар белән әңгәмә үткәрдек. Аларга, 1945 елның август аенда Америка очучыларының Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрендә атом бомбасы шартлатулары, аның нәтиҗәсе, тыныч халыкның улеме хакында сөйләдек. Видеоязмалар карадык. Соңыннан балалар белән, радиация нәтиҗәсендә улемгә дучар ителгән кыз истәлегенә, кәгазьдә торна рәсемнәре ясау буенча конкурс үткәрдек. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырдык.