«Их, Сабантуй мәйданы...!»
1 июль көнне Мүлмә авылы җирлегендә күңелле милли бәйрәмебез – сабантуе уздырылды. Бәйрәмдә милли көрәш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башка күп төрле ярышлы уеннар оештырылды, узешчәннәр һәм килгән җырчылар башкаруында матур җырлар яңгырады һәм биюләр башкарылды.