«Китап киңәшчең синең»
Балалар китабы көне 1967 елда Германия язучысы Йелла Лепман инициативасы буенча оештырыла. Бу көнне чараны оештыручылар, кечкенәдән яхшы китаплар укырга кирәклеген аерым энтузиазм белән ассызыклап, яңа буынның рухи һәм интеллектуаль йөзен формалаштыруда балалар китабының ролен пропагандалыйлар. Мүлмә авылы китапханәсендә әлеге бәйрәм хөрмәтенә кечкенә китап укучылар өчен китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә яңа гына басылып чыгартылган китаплар урын алды.