Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Очыгыз кошкайлар!»

Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Бу экологик бәйрәм кошларга кагылышлы мәсьәләләргә багышланган: аларны законсыз аулау һәм аерым төрләренең акрынлап юкка чыгуы. Кошлар – безгә гадәти булган барлык экосистемаларның мөһим катнашучылары, аларның юкка чыгуы чын табигый һәлакәткә китерә ала. Мүлмә авыл китапханәсендә бу бәйрәм уңаеннан төрле яшьтәге балалар арасында «Безнең канатлы дусларыбыз» темасына бәйге уздырылды. Чара ахырында балалар ясаган сурәтләрдән күргәзмә ясалды.