«Нигә елый урманнар?!»
2012 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 21 мартны Халыкара урманнар көне дип игълан итте. Бу көн урманнарның барлык төрләренең мөһимлеген билгеләп үтү һәм аларның роле турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан билгеләп үтелә. 2023 елда Халыкара урманнар көне темасы – «Урманнар һәм сәламәтлек». Әлеге темага багышланган шундый чараларның берсе Мүлмә авылы китапханәсендә дә уздырылды. Чара мәктәп укучыларына дип исәпләнгән. Укучылар өчен презентация күрсәтелде һәм урманнарның экологиясе турында әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты – кыйммәтле табигый ресурсларны саклау юлларын эзләү.