«Шигърият»
Бөтендөнья шигърият көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә. Ул 1999 елда Париж шәһәрендә ЮНЕСКО Генераль ассамблеясенең 30 нчы сессиясендә игълан ителгән була. Шигърият көненең төп максаты телләрнең күптөрлелегенә шигъри үзаң чаралары ярдәмендә ярдәм итүдән һәм юкка чыгу куркынычы яный торган телләрне үстерү өчен шартлар тудырудан гыйбарәт. Тарих дәвамында шигърият җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше булган. Аны һәр мәдәнияттә һәм һәр континентта да табарга мөмкин. Бу бәйрәм уңаеннан Мүлмә авыл китапханәсендә үзешчән шагыйрьләр белән очрашу уздырылды. Очрашу барышында шигърияткә багышланган китап күргәзмәсе төзелде, шулай ук чакырылган шагыйрьләр үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.