Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Нәүрүз»

2010 елның 23 февралендә БМО Генераль Ассамблеясе 21 мартны «Халыкара Нәүрүз көне» дип игълан итә. Халыкара Нәүрүз көне яки «Фарсыча Яңа ел» – төрки халыкларның милли бәйрәме, кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе санала. Ул ел саен 21 мартта уздырыла. Нәүрүз дини бәйрәм түгел, күбрәк  халык йолалары белән бәйле булган бәйрәм. Мүлмә авыл китапханәсендә дә бу матур бәйрәм уздырылды.. Бәйрәмнең кунакларын «Карга боткасы» белән сыйладык, күңелле уеннар һәм бәйрәм концерты уздырдык.