"Исәнме җәй...!"
Мәдәният йорты һәм китапханә, Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары белән берлектә халыкара балаларны яклау көнен билгеләп уттек. Балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда теләп катнаштылар. Бу күңелле мизгелләр балаларның күңелендә озак сакланыр.