Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Билгесез солдат»

З нче декабрь көнне барлык ил буенча «Билгесез солдат» акциясе уздырылды. Мүлмә авылы мәдәният йорты һәм Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбененең кадет классы укучылары белән берлектә билгесез солдат һәйкәле алдына чәчәкләр куелды, сугышта һаләк булган авылдашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.