Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

Сүзлекләр һәм Энциклопедияләр көне

22 ноябрьдә Мүлмә авыл китапханәсендә Сүзлекләр һәм Энциклопедияләр көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан китапханәдә күргәзмә оештырылды. Күргәзмә киң аудиториягә исәпләнгән иде. Яшь укучылар өчен мәгълүмати сәгать үткәрелде. Аның барышында бәйрәмнең тарихы, энциклопедия һәм сүзлекләрнең күптөрлелеге турында сөйләнелде.  Чараның төп бурычы – белешмә әдәбиятыннан файдалануның гомуми культурасын арттыру.