«Иҗат юлы»
18 нче октябрь «Иҗат юлы» - драматург Юныс Сафиуллинга 75 яшь тулу уңаеннан иҗатына күзәтү. Хәзерге татар драматургиясе һәм театры үзенчәлекле шәхесләргә бай. Шундый шәхесләрнең берсе – артист, драматург, тәрҗемәче, оста оештыручы Юныс Сафиуллин. Аның «Менә без дә үсеп җиттек» «Пар канат» «Әллә өйләнергә инде?», «Идегәй»,пьеса җыентыклары рус һәм татар телләрендәге китаплары бик күп. Пьесалары буенча төрле театрларда куелган спектакльләре уңыш казанган, тамашачылар күңелен яулап алган.